Тиле язмыш-Илдар Ямалиев, Римма Никитина

Тиле язмыш Илдар Ямалиев, Римма Никитина

Оценка песни: 0

Исполнитель: Илдар Ямалиев, Римма Никитина

Название: Тиле язмыш

Продолжительность музыки: 04:23

Добавлен: 2015-04-09

Текст песни просмотрели: 481

Скачать файл
Ещё песни исполнителя Илдар Ямалиев, Римма Никитина
Текст песни целиком и бесплатно:

Сөйгәнемнең күзләрендә кайнар су тамчылары
Колагымда чыңлый һаман мәхәбәт тавышлары
Юкка чыкты инде хәзер кояшның балкышлары
Караңгылык биләп алды безнең уртак язмышларны.
Алга бардым бөркет аттым,тургайга тиде ялгыш
Безнен аралар бозылды әллә төштеме каргыш?
Йөрәк яна җанда яра күңелемдә зур сагыш
Сөйгәнем ташлаганнан соң башланды авыр тормыш.

Зинһар,бәгърем,ташлап китмә
Белик тормыш кадерен.
Бергә бәхетле булырга
Буладыр, бердәнберем.

Минем белән булмас өчен көн дә сәбәп эзлисең
Кочаклашып барган чакта калганнарны күзлисең
Китәм диеп куркытасың кайнар утка утыртасың
Булган ачуны чыгарып бүре кебек котыртасың
Күзләремә карыйсың да төлке кебек алдыйсың
Үзеңне хак итеп куеп ялынганны аңлыйсың
Гафу сорыйм елый-елый гаепле булмасам да
Мәхәбәтне саклар өчен әзер мин барсына да.

Зинһар,бәгърем,ташлап китмә
Белик тормыш кадерен.дә
Бергә бәхетле булырга
Буладыр, бердәнберем.(2 р.)

Кара төндә ялгыз өйдә утырам сине көтеп
Тормыш авыр бу дөньяда яшәп булырмы түзеп?
Бәлки сиңа миннән башка рәхәттер дә яшәве
Ләкин миңа синнән башка яшәүләрнең юк яме.
Кая барма минм кебек сине беркем яратмас
Авыр чакта кочагына алып назлап юатмас.
Вакыт үткәч син боларның барысын да аңларсың
Тик инде соң булыр иркәм,..яныңда башка парың..

Зинһар,бәгърем,ташлап китмә
Белик тормыш кадерен.дә
Бергә бәхетле булырга
Буладыр, бердәнберем..(2 р.)

Кино
Амакасова Резеда Атайым моно.avi
Комментарии (0)
Написать комментарий



Код против роботов: