бэлэкачем минем-АЗАТЫМ

бэлэкачем минем АЗАТЫМ

Оценка песни: 0

Исполнитель: АЗАТЫМ

Название: бэлэкачем минем

Продолжительность музыки: 04:36

Добавлен: 2014-12-05

Текст песни просмотрели: 458

Скачать файл
Ещё песни исполнителя АЗАТЫМ
Текст песни целиком и бесплатно:

Эх син улым, бәләкәчем минем,
Көтеп алган күңел кошым минем
Бәхет тәүфыйк бирсен аллакаем
Син бит минем таянычкаем.

Бәллүр бишекләрдә үсәрсең
Ир-егеткәй булып җитәрсең
Хезмәтләргә китәрсең, дөньяларны гизәрсең
Лачындай очып кына кайтып җитәрсең.

Эх син улым, улым улыкаем
Кояш нурым, айым йолдызкаем
Очар канаткайларың сынмасын
Гомеркәең тик шатлыкта узсын.

Бәллүр бишекләрдә үсәрсең
Ир-егеткәй булып җитәрсең
Хезмәтләргә китәрсең, дөньяларны гизәрсең
Лачындай очып кына кайтып җитәрсең.

Эх син улым, улым син ул гына
Киләчәктә терәгем бул гына
Көч hәм гайрәп булсын юлдашларың
Ышанычлы булсын гел дусларың.

Бәллүр бишекләрдә үсәрсең
Ир-егеткәй булып җитәрсең
Хезмәтләргә китәрсең, дөньяларны гизәрсең
Лачындай очып кына кайтып җитәрсең.
Хезмәтләргә китәрсең, дөньяларны гизәрсең
Әни-әти диеп кенә кайтып җитәрсең.

бэлэкачем минем - АЗАТЫМ
Комментарии (0)
Написать комментарий



Код против роботов: